Республика форумында
18-20 сентябрь көннәрендә Биектау районының «Игелекле» балаларны савыктыру лагеренда «МКМ: Яшьләр, мәдәният, Менеджмент — 2025» Республика форумы узды.
Әлеге форум «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәләреннән активистлар һәм яшьләр очрашу мәйданчыгына әверелде. Форумда район мәдәният йортының автоклуб мөдире Рәзилә Гәрәева һәм Радмилла Гайнетдинова, балалар иҗаты үзәге белгече катнашты.

Форумның программасы бай һәм кызыклы иде - катнашучылар грантлар язарга өйрәнде, волонтерлыкта активлык күнекмәләрен үзләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев