Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республика көне уңаеннан

28 август көнне район мәдәният каршындагы мәйданда һәм Теләче үзәк ял паркында 30 август – Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.

Таҗлы вирустан саклану өчен кертелгән махсус режим вакытындагы чикләүләр бетерелгәннән соң район масштабында  үткәрелгән тәүге  массакүләм чара иде бу. Шуңа да бирегә район халкы Сабантуйдагыча бердәм рәвештә, күп булып килде. Күптән көтелгән тансык бәйрәм иде ул.
Бәйрәмгә килүчеләрне мәйданга керә-керешкә  авыл җирлекләре, мәдәният һәм район учреждениеләре хезмәткрләре тарафыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышлап әзерләнгән һәм бакча нигъмәтләреннән ясалган күргәзмәләр каршы алды. Алар берсеннән-берсе матур, мәгълүматларга бай иде. Әлеге күргәзмәләр бәйрәмдә катнашучылар, шул исәптән район халкын Республика көне белән котларга килгән район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары күңелендә дә бары яхшы тәэсирләр, уңай фикерләр генә калдырды. Район җитәкчесе чарага килүчеләрне бәйрәм белән генә котлап калмыйча, бериш райондашларыбызга дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Котлаулар, һәртөрле чыгышлар, театраль күренешләр  районыбыз үзешчән сәнгать осталарының концерт номерлары белән чиратлаштырылып алып барылды. Якташларыбыз, танылган сәхнә осталары – республикабызның халык артисты Рәсим Низамов, республикабызның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов һәм җырчы кызыбыз, “Татар җыры” фестивале “Алтын барс” сыны иясе Алинә Сафиуллиналар чыгышы нур өстенә нур булды.
Сәнгати чаралардан тыш, Теләче үзәк ял паркында яшьләр өчен волейбол, футбол, сумо көрәше, аркан тарту кебек спорт уеннары да үткәрелде. Нәни балалар исә Фирзәр абыйлары Гыйниятуллин җитәкчелегендә нәни понига атланып йөреп рәхәт чикте.
Дүрт сәгатькә сузылган бәйрәм чарасы күңелле мизгелләр - салют аттыру белән тәмамланды.
28 авгут көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда, Теләче үзәк ял паркында узган бәйрәм турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев