Республика журналистлары өчен пресс- тур
Кичә, ягьни 20 октябрь көнне, матбугат туры кысаларында республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре «Август-Теләче» агрофирмасында булды.
Предприятие белгечләре республика журналистларына агрофирманың ничек оешып китүен, No-Till игенчелек технологиясе, аның өстенлекле яклары турында, яңа ачылачак симәнә заводы хакында сөйләделәр.
Хәзерге вакытта әлеге оешма иң эре компанияләрдән санала. «Август» агрофирмаларында кулланыла торган No-Till технологиясенең үзенчәлеге шунда, сукаланмаган җирләрне эшкәрткәндә туфракның өске катламы йомшармый. Шуның аркасында ул эрозиядән зыян күрми, уңдырышлылыгын да саклап кала. Шул ук вакытта кырлар буенча трактор йөреше дә кими: моның белән ягулык-майлау материаллары да азрак сарыф ителә. Чәчү әйләнеше кысаларында тар һәм киң яфраклы культуралар чиратлаша, ә пар җирләре бөтенләй каралмаган: шулай итеп, игенчеләр уңышны югалтмыйлар, ә «ял итүче» җирләр чүп үләне җыеп ятмый.
"Август - Теләче" агрофирмасы генераль директора Алмаз Хәйруллин аңлатып китүенчә, No-Till технологиясен кулланганда уңдырышлылык үсемлек калдыклары туплану һәм туфракның уңдырышлылыгы арту исәбенә елдан-ел, акрынлап арта бара. Моннан тыш, «сукаланмаган» чәчүлекләр корылыкка чыдамрак була, ә корылык безнең төбәктә сирәк күренеш түгел.
Ахырдан кунаклар "Теләче информ" мәгьлүмат үзәге эшчәнлеге белән дә танышты.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев