Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әрнүле елларны искә алып

Түбән Саурыш авылында яшәүче сугыш ветераны Муса Шәрипов якыннары игътибарын тоеп гомер кичерә. Алар бүген йортта өч буын вәкиле бергә яши. Авыр сугыш елларын ул яхшы хәтерли.

Ләкин бу хакта сөйләргә яратмый. Муса абыйның килене Мингаләм апа, оныгы Илнур Муса абыйның сугыш хәтирәләрен бик яхшы исләрендә калдырган. Муса абый беренче Балтыйк буе, икенче, өченче Белоруссия фронтында сугыша. Минск, Могилев шәһәрләрен азат итүдә катнаша. “Көчле атыш вакытында командирлары һәлак була, әти дә каты яраланып аңын югалта. Фашистлар аны да үтердек дип уйлаганнардыр, әмма ул исән кала. Соңыннан аны, иптәшләре табып алып, ерак тылга - Чиләбе госпиталенә җибәрәләр. Озак кына операция өстәлендә ятарга туры килсә дә, хәрби табиблар аның тормышын саклап калалар”, - ди якыннары. Разведкадагы кыюлыгы һәм батырлыгы өчен икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Яралары сызласа да, тыныч тормышта да хезмәттә була. 40 ел гомерен чылбырлы тракторда эшләп үткәрә. “Җитез иде. Кешегә авыр сүз әйтмәде”, - ди авылдашлары аның хакында.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев