РОССИЯ КӨНЕ БЕЛӘН!
Хөрмәтле райондашлар! Россия көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз.
12 июнь - илебезнең яңа тарихында үзенчәлекле дата. Россиянең мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителгән әлеге көн илебез дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнеше, гомуммилли бердәмлек символы. Без хаклы рәвештә үзебезнең тарихыбыз һәм мәдәниятебез, табигать байлыклары, икътисадтагы, сәнгатьтәге һәм спорттагы уңышларыбыз белән горурланабыз. Дәүләтебез тарихында данлы битләр күп, әмма аның куәте - үз тамырлары турында хәтерләүче, намус белән эшләп, үз Ватаны халкына хезмәт иткән кешеләрдә. Без Россиянең үсешен һәм халыкның уңайлы тормышын тәэмин итәрдәй уңышларга омтылып яшибез. Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек, күңел көрлеге телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев