Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Айрат дусларын җыйды

29 октябрь көнне район мәдәният йортында “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән зур хәйрия концерты булып үтте. Аны Теләчедә яшәүче шигъри җанлы егетебез Айрат Якупов, аның әти -әнисе Люзия ханым белән Айдар әфәнде һәм Айратның иҗатташ дуслары оештырды.

Айратның үзе язган шигырьләр һәм халык шагыйре Фәнис Яруллин шигырьләре белән үрелеп барган концертта  нәфис сүз остасы, җырчы Алмаз Мирзаянов, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында эшләп килүче “Могҗиза” театр студиясе артистлары, Айратның сәхнәдәшләре, әниле - уллы Ландыш һәм Анель Имамиевлар, танылган гармунчы, республикабызның Атказанган артисты Илфат Шәехов, җырчы Нурзадә, шагыйрә, районыбызның рәсми булмаган Халык артисты  Сиринә Гатиятова, күп кенә Халыкара җыр фестивальләре лауреаты Руслан Кәбиров, язучы,  шагыйрә һәм һәвәскәр биюче Люция Әблиева, районыбызның сәхнә йолдызы Рада Әхмәтгаязова, биюче ханым  Дамира Шакирова, ирле - хатынлы  Альбина һәм Илназ Хәнәфиевалар, яшь җырчы Әминә Кәримова һәм якташыбыз, танылган җырчы Гөлүс Хәбибрахмановлар катнашты. Концертны килешле һәм аһәңле итеп Рада Әхмәтгаязова белән Гөлинә Галимбәкова алып барды.

Концертка билет сатудан җыелган акчалар Айратны дәвалау курсларына сарыф ителәчәк.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев