Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабан туена әзерлек эшләре бара

Милли бәйрәмебез - Сабантуйлар якынлаша. Районыбызда ул ел саен ныклы әзерлек белән уза. Көндәлек эш-мәшәкатьләребез белән беррәттән районыбыз оешма-предприятиеләрендә, һәркемнең гаиләсендә бәйрәмгә әзерлек чаралары инде башланды. Мәсәлән, бүген 31 майда бирнә җыючылар Теләче урамнарын гөрләтерләр.

Якын-тирәдә тиңнәре булмаган чараны үткәрү урынында, күпкырлы эш алып барыла. Сабантуйның төп чарасы – ачып җибәрү тантанасы киңколачлы, күпләребез катнашуын таләп итә торган эш. Бүгенге көндә бәйрәмнең эчтәлеген, мәгънәсен һәркатнашучыга җиткерә алырдай итеп төзелгән сценарий өстендә эш алып барыла. Бу чараны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә иң олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Сабантуйга әзерлекнең санаулы көннәре калганда, бәйрәмгә әзерлек чараларында райондашларыбызның активлыгын көтеп калабыз. Әби-бабаларыбыз йоласы булган Сабантуебызны тынычлыкта, аяз күк астында үткәрергә насып булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев