Сабан туена бирнәң әзерме?
31 май көнне Теләчедә бирнә җыю оештырылачак.
Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
Күп авылларда бу йолалар инде бетеп бара. Аларны тергезергә дә тергезергә кирәк.
Якынлашып килүче Сабантуй бәйрәменә без дә үз өлешебезне кертик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев