«Сабантуй» журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнаштылар
18-20 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2010-2011 нче елгы яшүсмер егетләр арасында «Сабантуй» журналы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Теләче спорт мәктәбе укучылары да әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.
50 кг кадәр үлчәү авырлыгында Гыйниятуллин Илдан (Теләче урта мәктәбе) 2 урынны, 75 кг кадәр үлчәү авырлыгында Нигъмәтҗанов Данияр (Теләче урта мәктәбе) 3 урынны яулады. Тренерлары-Гыйниятуллин И.С.
Теләче районы командасы 34 команда арасыннан 7 урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев