Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуй – күңел халәте

Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә дә халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм – Сабан туе бик күңелле узды.

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята - бәйрәм авыл үзешчәннәре катнашында, театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Кибәхуҗалыларны һәм кайткан кунакларны авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин милли бәйрәм белән котлап, авыл хезмәтчәннәренә үзенең рәхмәтен җиткерде. 

Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү – һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары. Әлеге бәйрәмдә  әлбәттә, алар читтә калмады - бүләкләнде.  Хезмәт сөючән, кунакчыл халык Сабантуй бәйрәмен күтәренке күңел белән, моңлы-дәртле җыр-биюләр, күңелле уеннар, батырларның кызу көрәшләре белән,  игенче хезмәтенә чиксез хөрмәт күрсәтеп үткәрде -  бар җирдә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы хөкем сөрде.  Соңгы 20 секунд... Ике көрәшченең һәрбер хәрәкәтен бәйрәм кунаклары  тын да алмый күзәтә. Баш батыр булып кем калыр? Соңгы секундларда көндәшен чистага атып, Ильдар Мараков Сабантуйның абсолют батыры исемен яулады.

2022 елның Сабан туе атнасы узып та бара, дуслар. Алдагы елларда да бәйрәмнәрне исән-имин каршылап, тыныч күңелләр, аяз күкләр белән үткәрүләр насып булсын! 

Зөлфия Ибраһимова. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев