Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуй - олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны бер мәйданга җыйный алган матур бәйрәм

Бүген Иске Җөри авылында узган бәйрәмдә күп райондашларыбыз катнашкандыр мөгаен. Көне дә махсус, сабан туе бәйрәме өчен иде бит!

Районыбыз башлыгы Нәҗип Хаҗипов та әлеге бәйрәмдә катнашып, теләчелеләрне, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен ирештерде. Сабан туенда спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Һәркем үзе теләгән ярышта көч сынашып, бүләкләр алды, кемнәрдер көрәшчеләргә дәрт биреп, алар өчен җан атып утырды.
Сабантуйның иң кызыклы бәйгесе, әлбәттә көрәш -  бәйрәмдә таза гәүдәле баһадирларыбыз, яшь  көрәшчеләрбез  көч сынашты. Ә инде абсолют батыр исеменә   Олы Тиләҗе авылыннан Алмаз Сәетов лаек булды. Бүгенге Иске Җөри авылында узган Сабантуй бик күпләрне очрашып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер дип тә ышанасы килә.
Зөлфия Ибраһимова.

Алинә Шамарданова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев