Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю - борынгыдан килгән күркәм йолабыз

Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән, Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән.

Әлеге күркәм йолабызны югалтмыйча саклап, киләсе буыннарга тапшыру максаты белән Баландыш авылында ел саен сөлге җыю оештырыла. Менә бу елны да 3-4 нче июнь көннәрендә яшьләр берләшеп, гармун тартып һәм матур җырлар башкарып бүләкләр җыйдылар. Авылыбыз халкы аларны ачык йөз, күтәренке күңел һәм әлбәттә Сабантуй өчен әзерләп куелган күчтәнәчләр белән каршы алдылар.

Илсаф Тимербайев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев