Сәфәрләрне кичектерү хәерле
Быелгы декабрьдә һава торышы тотрыксыз, чөнки җылы циклоннар күп килә, - ди синоптиклар.
Шимбә, якшәмбе көннәрендә яңгыр, ишелеп җепшек кар яуды, хәзер исә кинәт суытып җибәрде. Юлларда көчле бозлавык сакланачак. Районнның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга, бик кирәк булмаганда озын сәфәрләргә чыкмаска киңәш итә. Ярдәм сорап, 8(843)5333888 номеры буенча Татарстан җуенча Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.
Фәнил Гаязов
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев