Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәгатьләр генә түгел, һәр минут кадерле

Озакка сузылган яңгырлардан соң көннәр аязды. Районыбыз игенче-механизаторлары кабат урып-җыю эшләренә кереште.

Алар аяз сәгатьләрне генә түгел, миунтларны да җитештерүчән хезмәттә үткәрергә тырышалар. Моның шулай икәнлегенә мин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән бергә урып-җыю эшләренең барышы белән танышканда тагы бер кат инандым. 

Бер уңайдан ул соңгы биш көндә нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга акчалата премияләр, мактаулы «Урак батыры» вымпелларын һәм Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Соңгысына «Август – Теләче» ширкәте комбайнчысы Фоат Дәүләтшин лаек булды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге сәяхәт турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев