Сак булыгыз - төлке
«Сак булыгыз, Олы Кибәхуҗа авылы янында юлда төлке йөри. Бара торган машинага ташланды, котырган төлке ахры, - дип хәбәр итте безгә бер райондашыбыз.
Кыргый хайваннар, беренче чиратта төлке, вирус чыганагы булып тора. Торак пунктларга үтеп кергән ерткыч хайваннар котыру чирен терлекләргә хәм йорт хайваннарына йоктыра. Котыру чире – ул үзәк нерв системасына зыян китерүче йогышлы вируслы авырту. Татарстанда әлеге йогышлы чир, сирәк булса да очырый.
Котыру чирен иярмәү өчен гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска киӊәш ителә: кыргый хайваннардан сакланырга, тыныч тоелган кыргый хайваннар янына да якын бармаска. Бәйсез этләр хәм пэсиләр булган җирдә кечкенә балаларны каручысыз калдырмаска. Балага андый хайваннар янына барырга, аларны сыйпарга, ашатырга, үз янына якын җибәрергә ярамаганлыгын, аларның авыру булырга мөмкинлеген аӊлатырга кирәк.
Котыру чиренеӊ билгеләре түбәндәгечә: авыруныӊ яшерен чоры (чир башланып, беренче билгеләре башланганчы) 10 көннән 2 айга кадәр сузылырга мөмкин. Беренче билгеләр һәрвакыт берүк: тешләнгән урында авырту барлыкка килә. Сәбәпсез курку, күӊел төшенкелеге, тынычсызлану күзәтелә, яктылык һәм тавышка сизгерлек арта, тән темпиратурасы күтәрелә. 1-3 көннән авырту көчәя. Көчле форма икән, кеше тиз ярсып китә , су эчкәндә хәттә челтерәп аккан су тавышына да бугаз һәм йоткылык мускулларын авырттырып көзән жыярга тотына. Ә берничә көннән сулыш юллары мускуллары һәм кан тамырлары праличланып, кеше үләргә мөмкин. Шуныӊ өчен һәр кешедән сак булу һәм давалану чараларын вакытында күрү сорала!
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев