Сак булыгыз: ящур!
Тилчә авыруына шик булганда, кичекмәстән ветеринарга хәбәр итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе тилчә (ящур) авыруы буенча эпизоотик хәлнең катлаулы булуы турында хәбәр итә. Район ветеринария хезмәте җитәкчесе Гарипов Илгизәр Мәүлитович белән әлеге авыруны кисәтү турында сөйләштек.
– Җирлегебездә терлек асраучылар бик күп. Бу көннәрдә тилчә (ящур) авыруы таралу куркынычы бар дигән сүзләр ишетелә. Бу авыруны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
– Эпизоотик иминлекне тәэмин итү, территориягә инфекцияне тудыручыны кертмәү һәм таратуны булдырмау максатында мал-туар асрауның зоогигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәргә, терлек азыгын имин территорияләрдән генә сатып алырга, ашатыр алдыннан аларны термик эшкәртергә кирәк. Хуҗалык объектларына керү урыннары санитар пропускниклар, дезинфекцияләү барьерлары белән җиһазланган булырга тиеш. Ветеринария документлары булмаган, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатылучы терлекләрне һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алмаска, яңа сатып алынган терлекләрне ветеринария хезмәтендә һәм авыл хакимияте органнарында теркәү шарт. Төп көтүгә керткәнче малларны 30 көн карантинда тоту мәҗбүри. Терлекләрне даими рәвештә ветеринар карап торырга тиеш. Терлекләр торагы, азык әзерләү урыннары, торакта эшләүче транспорт чараларына даими рәвештә дезинфекция, дератизация һәм дезинсекция үткәрергә кирәк. Хуҗалыкның ябык типта эшләвен тәэмин итү дә мәҗбүри. Маллар янына чит кешеләр керергә тиеш түгел. Мал-туар янына шулай ук эшкәртелмәгән инвентарь кертү һәм махсус эшкәртү үтмәгән техника белән керү тыела. Сугым алдыннан ветеринарлар терлекләрне карарга, иткә һәм ит продуктларына санитар экспертиза үткәрергә бурычлы.
– Илгизәр Мәүлитович, шулай да сыерым яисә үгезем авырый, тилчә түгелме икән дип шикләнгән хуҗа иң беренче чиратта нәрсә эшләргә тиеш?
– Тилчә авыруына шик булган очракта мал-туар хуҗалары бу хакта кичекмәстән ветеринарга хәбәр итәргә һәм авыру, шикле терлекләрне аерып ябып куярга тиеш. Шул вакыттан бөтен төр малларны сую, сату, ит продуктларын реализацияләү катгый тыела. Терлекчелек продуктлары һәм чимал, терлек азыгы, башка йөкләр хуҗалык яисә ферма территориясеннән чыгарылырга тиеш түгел.
– Кеше өчен авыру куркыныч тудырамы?
– Ящур – вируслы авыру. Авыру кешегә тиредәге җәрәхәтләр, мал караганда эш кораллары, тирес аша яки ит, сөт продукциясен кулланганда эләгергә мөмкин. Авыру эләккәндә кешедә дә шундый ук билгеләр (тел, ирен, аңкауда үлекле җәрәхәтләр) күзәтелә. Саклану өчен малларны сауганда, караганда, дәвалаганда, суйганда шәхси саклык чаралары күрү тилчә авыруын профилактикалау булып тора. Сөтне пастеризацияләү һәм кайнату мәҗбүри. Майны бары тик эшкәртелгән сөт өстеннән генә язарга кирәк. Авыру терлекне караганда, аның белән контактка керергә кирәк булганда, куркынычсызлык чараларын катгый үтәү шарт. Авыл хуҗалыгы яисә кыргый хайваннарның күпләп үлүе күзәтелгән очракта, яисә тилчә авыруына шик булганда (тел, ирен, аңкауда, тояк тишекләрендә, җилендә җәрәхәтләр булу) район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев