Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре 2022 елга нәтиҗә ясады
Бүген район Советының актлар залында Теләче муниципаль районының сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре 2022 елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады.
Киңәшмә эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы, Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинур улы Хамидуллин катнашты.
Төп чыгышны баш табиб Ирек Галиуллин ясады. Очрашуда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева чыгышында эш күрсәткечләренә нигезләнеп мактады да, кимчелекләрне күрсәтеп, алга таба аларны бетерү кирәклегенә басым да ясады.
Хисап җыелышы хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән төгәлләнде.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев