Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салкын, буранлы кышта

Мәгълүм ведомство хезмәткәрләре тарафыннан урманда яшәүче пошилар, боланнар (мараллар), куяннар, кыр тавыклары, көртлекләр һәм башка җәнлекләр, киек кошлар даими ашатыла. Әлеге биотехник чаралар, ягъни өстәмә азык белән тәэмин ителеш, аларга салкын кышны югалтуларсыз чыгарга ярдәм итә.

Быелгы кыш үзенең көчен күрсәтүен дәвам итә, суыгы белән дә, бураннар белән дә сыный. Декабрьда озакка сузылган суыклар Арктикадан салкын һава килүгә бәйле булды. Быелгы гыйнвар елның иң салкын ае буларак кына түгел,  иң буранлысы булып та истә калачак. Моның тискәре нәтиҗәләрен без бушап калган кибет прилавкалары аша да чамалыйбыз. Бураннан соң бер атна узса да, сөт, икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш кебек көндәлек ризыкка булган кытлык әле дә булса бетми. Дөрес, мондый буранлы кыш 1986 елдан бирле булмаган. Синоптиклар фаразлавынча, салкын, җилле һава торышы тагын бер-ике көн сакланачак. Атна ахырында кабат буран көтелә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге хезмәткәрләре ерак юлларга чыкмаска киңәш итә, юлда калып, газап чигү куркынычы бар. Юкка гына: “Юл газабы - гүр газабы”, - диелми халкыбыз әйтемендә. Улым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, узган атнада буранлы юлда калганнарның хискичерешләрен телевидениедә яңалыклар блогында даими күрсәтеп тордылар.

Озакка сузылган салкыннар һәм бураннар кышларга калган кошлар өчен дә зур сынау. Хәзер аларга азык табу бик авыр.

- Җимлекләр куегыз, кошларга кыздырылмаган көнбагыш һәм ярмалар бирегез. Бер дә булмаганда икмәк калдыклары да ярый, - дип киңәш итте Татарстан Республикасының Биологик байлыклар буенча дәүләт комитеты инспекторы Эмиль Гаязов.

Әлеге уңайдан ягъни безнең республикада кышлаучы кыргый хайваннарны һәм җәнлекләрне, кошларны ашату буенча зур эш башкарыла. Кышкы табигать шартларында, аеруча зәмһәрир салкыннарга, көчле бураннарга бай булган быелгы кышта кошларга, кыргый хайваннарга һәм җәнлекләргә  азык табу бермә-бер авыр.  Тояклы хайваннарның, куяннарның һәм бездә кышлаучы кошларның  төрләрен саклап калу өчен аларны даими ашатып торырга кирәк.

Районыбыз аучылары һәм егерьлары салкын һәм буранлы кышка республикада беренчеләрдән булып әзер иде. Кыргый хайваннар һәм җәнлекләр өчен тонналап бөртекле культуралар (арпа, бодай, катнаш азык), миллекләр, печән, тоз салу урыннары әзерләнсә, кошлар өчен туклану һәм коену урыннары әзерләнде. Районда кыр тавыклары, көртлекләр күп. Кыш көне алар тупас азык булып саналган ылыс һәм каен орлыклары белән тукланалар. Тупас ризыклар ашказаннарында яхшы эшкәртелсен өчен кошларга чуерташ кирәк. Коену урыннарында көлдә, комда коеналар, бетләрдән, төрле паразитлардан арыналар. Тояклы хайваннар өчен тоз бик тә кирәкле микроэлемент булып саналса да, кошлар өчен - иң көчле агу. Шунысы игътибарга лаек,  кыргый хайваннарны билгеле бер вакытта, билгеле бер урында ашатсаң, үзләре дә билгеле бер вакытта килә башлый, ияләнәләр. “Кормушка” тирәләренең тапталып, шомарып бетүе шул хакта сөйли.

 Мәгълүм ведомство хезмәткәрләре тарафыннан урманда яшәүче пошилар, боланнар (мараллар), куяннар, кыр тавыклары, көртлекләр  һәм башка җәнлекләр, киек кошлар даими ашатыла.  Әлеге биотехник чаралар, ягъни  өстәмә азык белән тәэмин ителеш аларга салкын кышны югалтуларсыз, уңышлы чыгарга ярдәм итә.  Эмиль Әнвәр улы  белән “Мишә” дәүләт тыюлыгында  Алга, Петровск авыллары янәшәсендә урнашкан урманда берничә булганым, кыргый хайваннарга, җәнлекләргә, киек кошларга җим салганым бар

.- Кыргый хайваннар, җәнлекләр кешеләр өчен ни дәрәҗәдә куркыныч?

- Мәсәлән,  җәйге айларда район үзәгеннән читтә, дача йортларында яшәүчеләр, аеруча балалары, оныклары булганнары, төлке балаларын ашатып-эчертеп дигәндәй, кулга ияләндерәләр. Тегеләре үскәч, аларның тавыкларын буа башлый. Гадәттә, төлке буылган ун-унбиш тавыкның берсен генә алып китә. Котыру чире йоктырган төлкеләр этләргә, мәчеләргә дә ташланырга мөмкин. Бу очракта кешеләрнең котыру чире йоктыру ихтималы да зур. Котыру чире -  үлемгә китерә торган йогышлы, куркыныч авыру.- Авыру төлкеләр белән ничек көрәшергә?- Безнең аучылар, егерьлар гражданнарның гаризалары буенча урыннарга чыгып китәләр.  Шунысы кызык, гражданнар берүк вакытта авыру төлкеләрдән котылырга да тели, икенчедән,  ату тавышлары ишелгәч, аларга төлкеләр кызганыч булып тоела башлый. Янәсе, варварлык. Шул ук вакытта төлке аның тавыкларын буарга, кешеләргә ташланырга мөмкин. Төлкеләрне торак пункттан 200 метр читтә генә атарга ярый. Моның өчен төлкене торак пункттан куып чыгару  шарт.

 - Моннан тыш, кыргый хайваннар, җәнлекләр тагын нәрсәсе белән куркыныч?

- Мисал өчен, кыргый кабан дуңгызлары шәхси хуҗалыкта, крестьян-фермер хуҗалыкларында асралучы дуңгызларга Африка чумасы авыруын йоктырырга мөмкин.  Бу очракта хуҗалыктагы бөтен дуңгызны яндырырга, юк итәргә кирәк булачак.  Шуңа күрә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабан дуңгызлары, бүре һәм төлкеләрнең санын киметү буенча Указ чыгарды. Хәзер бу эш белән аучылар һәм егерьлар актив шөгыльләнә.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев