Салым түләргә онытма!
1 декабрьгә кадәр милек салымын түләп бетерергә кирәк. Район буенча барлыгы 8500 дән артык түләү бар. Шулар эченнән 3630 хат рәвешендә бирелде, калганнары 4900 шәхси кабинетлар аша җиткерелде.
Салымнар җир, мөлкәт, транспорт өчен бүленә. Район буенча барлыгы 25 миллион 576 мең сум салым акчасы җыелырга тиеш. Бүген халыктан барлыгы 4 миллион 802 сум җыелган. Бу 23% тәшкил итә. Җир һәм мөлкәт буенча җыелган салым акчасы район бюджетына керә. Салымны вакытында җыюда Олы Нырсы - 31%, Әбде, Теләче - 27%, җирлекләре активлык күрсәтә. Сүлпән эшләүчеләр дә бар бу сан Баландыш - 10%, Олы Мишә - 14%, Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа җирлекләрендә 16% тәшкил итә.
Бу түләүләрдән азат ителүче кешеләр дә бар: пенсионерлар. Шулай ук әлеге категориягә Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, өченче дәрәҗәдәге Дан Ордены белән бүләкләнүчеләр, 1, 2 төркем инвалидлар, тумыштан инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәм башка хәрби операцияләрдә катнашучылар һәм башкалар керә. Моның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Мәсәлән, милек эшкуарлык өчен файдаланмаска, аның кадастр бәясе 300 милион сумнан артмаска тиеш. Ташлама милекнең һәр төре буенча салым түләүче үзе сайлап алган бер объектка карата гына кулланыла. Мәсәлән, пенсионерның ике фатиры, машинасы, гаражы бар икән, фатирларның берсе өчен генә өлешчә ташлама каралган. Күп балалы гаиләләр дә милеккә салым түләүдә ташламага ия. Алар һәр бала өчен йортның - 7, фатирның 5 квадрат мәйданы өчен түли.
Ташламадан файдалану өчен салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Белгечләр, салым исәпләгәнче үк, кирәкле мәгълүматны үз чыганакларыннан белешәчәк.
Салымнарны түләү өчен квитанцияләр беркетелгән. Банк яки Россия почта бүлекчәсендә, түләү терминаллары аша, шулай ук онлайн режимда шәхси кабинет тан яисә Федераль салым хезмәте сайтында “Салымнарыңны түлә” Интернет-сервисын файдаланып түләргә була.
Кайбер очракларда салым түләү буенча мәгълүмат килмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, әгәр дә салым йөкләмәләрдәге гомуми сумма салым кәгазендә 100 сумнан аз булганда, 100 сум тулгач квитанция эшләнә. Кемнәр интернетта Шәхси кабинет ачып, кулланган булса, ул кешеләргә почта аша хат килмәячәк. 1 декабрьдән соң, пения исәпләнәчәк. Шуңа күрә вакытында түләү үзебез өчен отышлы.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев