Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салымнар түләр вакыт җитте

Бу көннәрдә гражданнарга узган 2021 ел өчен милек салымнарын түләү кәгазьләре килә башлады. Шул уңайдан без берничә сорау белән Федераль салым хезмэтенен Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара салым инспекциясенең житэкче урынбасары Нигъматзянов Фаиль Фаиз улына мөрәҗәгать иттек.

–Фаил Фаизович, иң элек әлеге җыйналган салымнарның нинди максатта, нинди өлкәләрдә кулланылуын аңлатып китсәгез иде.

Җавап:

         Әйтеп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан түләнгән тир һәм милек  салымнары җирле бюджетны тулыландырунын мөхим чыганагы булып тора. Гражданнар әлеге төр салымнарны үзвакытында һәм тулы күләмдэ түләп, җаваплылыкларын үтәп, аерым алганда , үз  җирлекләре, ә тулаем алганда ил-дәүләт үсешенэ шәхси өлешләрен кертәләр.

–Физик затлар быел нинди төр салымнарны түләргә тиеш һәм кайларда, ничек түләп була?

Жавап:

–1 декабрьгә кадәр  гражданнар  узган  2021 ел өчен  милек, җир, транспорт  салымнарын  түләргә тиешле. Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар салымны онлайн-режимда, “Оплатить” кнопкасыннан файдаланып  яки  “Заплати налоги” сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм “Электронное правительство Республики Татарстан” терминалы аша түли ала.

 

–Кемнәргә, нинди төр салымнарга, нинди ташламалар каралган?

Җавап:

  Салым туләү буенча ташламаларга ия булган салым туләүчеләр категорияләре Россия Федерациясе Салым кодексында билгеләнә. Шулай ук әлеге кодекс нигезендэ муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарынын норматив хокукый актлары белэн аерым категориялэрдэге салым туләүчеләр өчен, салым ташламалары  билгеләнә.  Төп ташламалар пенсия яшендәгеләргә кагыла. Бу категория гражданнарга милек салымы берәр  объектка  (1 ой, 1 фатир, 1 гараж) тулы күләмдә бирелә. Ә җир салымын  исәпләгәндә  пенсионерлар  6 сутый җир өчен генә ташламадан азат ителәләр. Әгәр  ташламага ия булучы   пенсионерның  җире 6 сутыйдан артык  икән, бу вакытта 6 сутыйны чигергәннән соң калган мәйдан өчен салым түләргә туры киләчәк.

 

–Башка елларда салым инспекциясеннән килә торган хатлар белән проблемалар, аңлашылмаучылыклар була иде. Хат килмәгән очракта нишләргә, кая мөраҗәгать итәргә?

Җавап:

        Салым түләү турында кәгазь берничә очракта почта аша    килмәскә мөмкин. Әйтеп узылганча салым  түләүченең шәхси кабинеты булган очракта,  шулай ук  салым түләүдә ташламалар бирелеп, салым исәпләнмәгәндә  һәм   салым күләме 100 сумнан ким булганда.

        Калган очракларда салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

–Вакытында түләмәгән кешеләргә нинди чаралар күрелә?

Жавап:

         Вакытында тулэнмэгэн салымнарга пеня исэплэнэ, кабат тулэу кэгазе (требование) жибэрелэ. Тулэу кэгазендэ курсэтелгэн вакытта салымнар тулэнмэгэн очракта,  мэжбури тулэттеру чаралары кулланыла. Салым Кодексынын 48 нче маддэсе   нигезендэ  мэгълумат судка жибэрелэ. Суд карары нигезендэ салым тулэгэндэ остэмэ тулэулэр дэ (госпошлина) тулисе була. Димэк, салымнарны уз вакытында тулэсэк артык чыгымнар булмаячак.

 

–1 декабрьга ерак калмады. Моңа кадәр салымнар җыйнау буенча Телэче районы алдынгылар сафында булды. Быел шушы чорга күрсәткечләр нинди?

Җавап:

Теләче  районы буенча  барлыгы   24 млн. 842 мең сумлык милек, җир һәм транспорт салымы җыелырга тиеш. Бүгенге көндә әлеге күрсәткечнең   үтәлеше  12%. 

–        Нинди сораулар белән халык еш мөрәҗәгать итә?

–        Транспорт салымы буенча мөрәҗәгать итүчеләр күп. Кагыйдэ буларак, транспорт салымы дәүләт теркәве узган транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнә. Дәүләт теркәве турындагы мәгълүмат салым органнарына  ГИБДД дан электрон рэвештэ килә. Салым кәгазләрендә төгәлсезлекләр булган очракта инспекциягә  килеп яки шәһси кабинет аша элекктрон рәвештә төгәлсезлекләр турында хәбәр итәргә, һәм салым суммасын кабат исәпләргә  кирәк. Мин машинаны саттып, ни очен салым тулисе, дип морэжэгать итучелэр бар. Бу очракта  эйтеп утэсе килэ, килешу нигезендэ генэ транспортларын сатучыла бар, ГИБДД органыннан исэптэн тошмерелмэгэн очракта  бу транспортнын салымы элекке хужасына исэплэнэ. Транспорт чараларын саткач, исэтэн тошерергэ онытмаска кирэк.

–          Аерым  физик затларнын  салым тулэу кэгазлэрендэ жир, транспорт, милек салымнарыннан тыш, салым агенты тарафыннан  тотылып  калынмаган    керемгэ  салымны  да  тулэргэ туры килэчэк. Бу салым куп очракта кредит процентлары  узгэрудэн отыш яки материальная выгода алучылар. Элеге салымны тулэу вакыты шулай ук  1 декабрь.

–        Күп очракта салым түләүчеләр теркәлү урыны буенча яшәмиләр. Бу очракта иң уңайлы юл салым түләүченең шәхси кабинеты  аша эшләү, анда мәгълүмәтләр дә күрсәтелгән, шулай ук  салым органнарына булган үзгәрешләрне, гаризаларны  кабинет аша җиткереп була.  Кабинетта  эшләү  өчен салым органнарыннан логин һәм пароль күрсәтелгән  теркәлү картасы алырга гына кирәк.  Федераль дәүләт хезмәте порталында эшләүчеләр гомүмән портал аша гына   шәхси салым кабинетларында эшли алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев