Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Санитар-Чисталык” икеайлыгы дәвам итә

15 май көнне административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә, Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа авыл җирлекләренә рейдлар уткәрде.

Рейд нәтиҗәләре курсәткәнчә,  өй һәм хуҗалык тирәсендә утын, печән, салам, төзелеш, капка төбендә рөхсәтсез төзү материалларын саклау, төзек булмаган автотранспорт чаралары тоту кебек җитешсезлекләр күзәтелә. Әлеге кимчелекләр Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа авылларына үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә ачыкланды.

Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча 2 физик затка беркетмә төзелде. Административ хокук бозган гражданнарнын беркетмәләре административ комиссия утырышында каралачак.

«Санитар-Чисталык» икеайлыгы барышында барыбыз бердәм көч белән өй, хуҗалык тирәләрен, елга һәм инеш буйларын, күпләп ял итү урыннарын җыештырып тәртипләсәк иде.

Теләче муниципаль районының административ комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев