Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Шәтке мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды

Кичә МБОУ-Шәтке урта мәктәбендә югары уку йортлары, мәктәп укытучыларның, өстәмә белем бирү педагогларының, студентларның, укучыларның Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция укучыларның, укытучыларның иҗади потенциалын үстерүгә, шулай ук экологик белем бирү һәм предмет укытучыларын тәрбияләү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән. Быел конференция ике юнәлештә оештырылды:

- Мәктәптә һәм югары уку йортында экология һәм табигатьтән файдалануны өйрәнүдә тикшеренү һәм проект эшчәнлеген оештыру (педагоглар өчен);

- Эко-киләчәк: яшел һөнәрләр (1-11 сыйныф укучылары өчен).

Конференциядә Гайсин И.Т., Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, РФ югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, д.п.н., профессор, КФУ геология һәм нефть-газ технологияләре институтының географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы укытучысы, ул фәнни җитәкче һәм комиссия рәисе булып тора; Биктимеров Нияз Миңнәхмәтович - география фәннәре докторы, туризм һәм кунакханә эше кафедрасы доценты; Вәлиев Марат Ринатович - КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының өлкән укытучысы; Нәбиуллин Дамир Хатипович, кандидат, ТР Балык Бистәсе МБОУ-Яңа Арыш урта мәктәбе директоры; Касыймов Ленар Адехамович - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе башлыгы һәм белгеч Юсупзянова Гүзәл Раджабовна; Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Ашит дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Шәйхетдинов Илшат Шамилевич һәм белгечләр Әхмәтҗанов Рәшит Зиннурович, Абдрахманова Гөлнара Ильясовна, Хурамшина Талия Талгатовна; Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасарлары  - Якупова Линара Канифовна, Ахварова Гөлзада Мөхәммәтгалимовна һәм методистлар катнашты.

Пленар өлеш авыл мәдәният йортында башланды, анда кунакларны Габдулла Тукай әкиятләреннән ясалган костюмнарда башлангыч сыйныф укучылары каршы алды. Сәхнәдә укучылар һөнәр, табигать сайлауга багышланган концерт номерлары күрсәтте.

Шәтке мәктәбе 2006 елдан КФУ белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Быел безнең хезмәттәшлеккә 20 ел тула. Бу хакта үз чыгышында Гайсин Илгизәр Тимергалиевич та әйтеп узды. Бу еллар эчендә күп семинарлар һәм конференцияләр узды, ә масштаб елдан-ел арта бара. Быел профориентациягә, ягъни экологик һөнәрләргә басым ясалды. Тантаналы ачылыштан соң эш секцияләрдә дәвам итте. Педагоглар өч секциядә тәҗрибә уртаклашты, ә укучылар өчен эш  дүрт секциядә оештырылган иде. Заявкаларның күбесе экологик тәҗрибәләр үткәрү буенча "Җир лабораториясе" секциясенә килде, шуңа күрә бу секцияне катнашучыларның яшенә карап икегә бүлергә туры килде. Нинди генә тәҗрибәләр һәм тикшеренүләр үткәрми икән укучылар. Чишмәләрне, сулыкларны тикшерү, климатны, туфракны, үсемлекләрне, хайваннарны, азык-төлек продуктларын өйрәнү буенча бик кызыклы һәм файдалы эшләр тәкьдим ителде. "Экологик һөнәрләр" секциясендә экология белән бәйле һөнәрләр турында фикер алыштылар. Укучылар табигать белән бәйле төрле өлкәләрдән кызыклы мисаллар китерделәр. Һөнәрләрне өйрәнү барышында укучылар төрле һөнәрләрнең үзенчәлекләрен өйрәнгәннәр, сораштырулар, исәпләүләр үткәргәннәр.

Арт-ресайклинг. Күпләр башта таныш булмаган гыйбарәне күреп аптырашта калдылар. Башта заявкалар аз иде, ләкин бу сүз иске әйберләргә икенче тормыш бирү дигәнне аңлагач, алар заявкалар сибәләр. Шулай итеп, бу секциядә иң күп укучы булып чыкты. Бу юнәлеш иң кызыклысы да  иде. Укучылар үз эшләре мисалында иске әйберләргә икенче тормыш бирергә мөмкинлеген күрсәттеләр. Кемдер иске яки ватык пыяладан төнге яктырткыч ясады, икенчеләр диван өчен мендәрләрен тәкьдим итте. Экосумкалар белән берьюлы ике куянны "үтерделәр": иске тукымаларга икенче тормыш бирелде һәм табигатьне полиэтиленнан чистартуга үз өлешен керттеләр. Пластик шешәләрдән ясалган себерке кибетнкеннән аерылып тормый, әле себеркене үз кулың белән ясап, акчаңны янга калдырырга мөмкин.

"Әйләнә-тирә экология" дип исемләнгән әлеге конференция үзенең төп бурычын үтәде: алдынгы педагогик тәҗрибәне трансляцияләү һәм укучыларның иҗади потенциалын ачу өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әйләнде. Чараның масштабы, катнашучыларның географиясе һәм тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәсе Шәтке мәктәбенең экологик белем һәм һөнәри ориентация буенча нәтиҗәле эш алып баруын күрсәтте.

Теория практика белән бәйләнгән, ә тикшеренү эшчәнлеге һөнәр сайлауга, табигатькә сакчыл карарга һәм үз иленең хезмәт традицияләрен арттырырга әзер буын тәрбияләүгә зур бер адым булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев