Шәткедә сугыш елларын искә алдылар
Шәтке авылында 8 май көнне Бөек Ватан сугышында җиңүнен 79 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.
Митингта тыл, әфган сугышы ветераннары , мәдәният хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.
Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде, ул барлык катнашучыларны да Җиңү бәйрәме белән котлады. Соңыннан авыл халкы мәдәният йортында бәйрәм концертын тамаша кылды. Бәйрәм тантанасы чәй табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев