Сатуда
Китапның авторы - Айгиз Баймөхәммәтов.
Данил исемле унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар — аның төзүче буласы килә. Аның зур йортлар салып, үзенең дә шуларның берсендә бәхеткә тиенеп яшисе килә. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр. Аның яратасы, яратыласы, әнисеннән бер ягымлы сүз ишетәсе, кочагында җылынасы килә. Әмма аңа ул җылыны подваллардан эзләргә туры килә, ишеткәннәре дә күңелне җәрәхәтли торган сүзләр генә... Күпме дәвам итәр болай? Танылган язучы Айгиз Баймөхәммәтовның «Урам балалары» повестендә Данил исемле малай тормыш урамнарында адашып калмасмы? «Нахак» хикәясендә исә Идел кебек үсмер олыларның кырыс дөньясында гаепсездән гаепле булып кала, хаклык эзләп йөрергә мәҗбүр була. Шул рәвешле яшь геройлар туры мәгънәсендә яшәргә өйрәнә...
Әлеге китапны редакциядән сатып ала аласыз. Бәясе 130 сум.
Реклама хокукында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев