Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алан сәхнәсендә - «Кияүләр»

Алан авылы мәдәният йортының үзешчән театр коллективы Хәй Вахитның «Кияүләр» музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды.

Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән!(дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк.) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби — бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк…

Җырлы — биюле әлеге спектакльдәге  көлке вакыйгалар аша  артистлар җитди нәрсәләр хакында сөйләде тамашачыга. Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачтылар һәм әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар дип саныйм. Спектельнең режиссеры -  мәдәният йорты директоры Гүзәлия Җамалиева. 

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев