Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Шәхси эшмәкәр призына

Бүген «Батыр» спорткомплексында 2010-2011, 2014-2015 елларда туган кызлар, яшүсмер кызлар арасында шәхси эшмәкәр Илшат Хәсәен улы Бәйрәмов призына мини-футбол ярышлары булып үтте.

Ачык турнирда 2010-2011 елларда туган яшүсмер кызлар арасында Теләче -1, Теләче-2 һәм Кукмара районы (Манзарас авылы)  командалары, 2014-2015 елларда туган кызлар арасында Казан шәһәренең 149 номерлы лицее, Теләче-1, Теләче -2 командалары көч сынашты. 2014- 2015 елларда туган кызлар арасында беренче урынны Теләче-1 командасы яуласа, икенче һәм өченче урыннарга Казан шәһәренең 149 номерлы лицее белән Теләче командалары лаек булды. 2010 -2011 елларда туган яшүсмер кызлар арасында Теләче- 1 командасына тиңнәр булмады. Икенче урынга Теләче-2 командасы лаек булды. Өченче урында –  Кукмара (Манзарас авылы) командасы. 

Яшь спортчыларны бүләкләү тантанасында  ачык турнирның сәбәпчесе һәм иганәчесе шәхси эшмәкәр Илшат Хөсәен улы Бәйрәмов районыбызның иҗтимагый  тормышында актив катнашкан, физкультура һәм спорт үсешенә керткән өлеше күләмле спорт ярышларын уздыруга күрсәткән ярдәмнәре өчен Теләче районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Ачык турнирда катнашучы уенчыларга, командаларга медальләр, мактау грамоталары, Кубоклар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә равйонның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов , Теләче спорт мәктәбе  директоры Азат Шәйхетдинов һәм ярышларның сәбәпчесе Илшат Бәйрәмов тапшырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев