Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәхси затлар техниканы тикшерүгә әзерлик

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешелэр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора.

Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы  мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла.

Техник карауны ел саен уздыру мәҗбүри чара. Чөнки ул РФ хөкүмәтенең 2013 ел 13 ноябрь көнендә  1013 номерлы карары белән расланган кагыйдаләрнең 5 матдәсе «б» пункты белән беркетелгән.

Агымдагы елда әлеге эш  район җирлегендә урнашкан авыл җирлекләрендә түбәндә күрсәтелгән вакыт аралыгында башкарылачак:

 

Жирлек исеме

Уткэру коне

Урыны, сэгате

1

Олы Мэтэскэ авыл жирлеге

24.04.2023 ел

Олы Мэтэскэ авылы 14 сэгатьттэ;

Югары Мэтэскэ авылы 15 сэгатьтэ

2

Югары Кибэхужа авыл жирлеге

25.04.2023 ел

Югары Кибэхужа авылында 14 сэгатьтэ;

Максабаш авылында

15 сэгатьтэ

3

Баландыш авыл жирлеге

26.04.2023 ел

Баландыш авылы

13 сэгатьтэ;

Урта Мишэ авылы 15 сэгатьтэ

4

Алан авыл жирлеге

27.04.2023 ел

Алан авылы 14 сэгатьтэ

5

Олы Мишэ авыл жирлеге

28.04.2023 ел

Олы Мишэ авылы

14 сэгатьтэ;

Тубэн Саурыш авылы

15 сэгатьттэ

6

Шэдке авыл жирлеге

04.05.2023 ел

Шэдке авылы 14 сэгатьтэ

7

Олы Нырсы авыл жирлеге

05.05.2023 ел

Олы Нырсы авылы

14 сэгатьтэ

8

Кече Кибэхужа авыл жирлеге

11.05.2023 ел

Кече Кибэхужа авылы

14 сэгатьтэ

9

Узэк авыл жирлеге

12.05.2023 ел

Узэк поселыгы 14 сэгатьтэ;

Сауш авылы 15 сэгатьтэ

10

Иске Жори авыл жирлеге

15.05.2023 ел

Иске Жори авылы

14 сэгатьтэ;

Олы Тилэже авылы 15 сэгатьтэ;

 

11

Айдар авыл жирлеге

16.05.2023 ел

Айдар авылы 14 сэгатьтэ

12

Эбде авыл жирлеге

17.05.2023 ел

Эбде авылы 14 сэгатьтэ

13

Телэче авыл жирлеге

18.05.2023 ел

Телэче авылы

 

 

Карау үткәрү урыннары, авылларда алдагы еллардагы кулланылган мәйданнар.  Сауш авылында машина-трактор паркы каршындагы урында, ә  Олы Тиләҗе авылында мәдәният йорты янындагы урында җыелу тәкъдим ителә .

Әгәр үткән елларда узган техник карауга нәтиҗә ясап карасак, бу чарага Айдар, Шәтке, Баландыш, Олы Мишә, Олы Нырсы  авыл җирлекләрендә  оешкан төстә һәм күләмле рәвештә уза. Ә Олы Мәтәскә, Алан, Үзәк  авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу мәсьәләдә күрсәтеп үтелгән җирлекләрдән үрнәк алып эшләү сорала.

Техниканың төзеклеге беренче чиратта аны эксплуатацияләүче шәхеснең үзенә кирәк. Трактор, тагылма арба, үзйөрешле машиналар төзек хәлдэ кулланыла икән, аның белән идарә итү вакытында нинди дә булса  хәләкәткә китерергә мөмкин булган  «риск факторынын» үзлегеннән юкка чыгуы барлыкка килә. Ә безнең җирлектә бүгенге көндә шәхси кулларда булган техник берәмлекләрнең  күпчелегенең 15-20 ел һәм аннан да күбрәк еллар кулланышта булуын исәпкә алсаң, аларның бүгенге интенсив юл хәрәкәте чынбарлыгында куллану өчен төзек булулары аеруча мөхим. Шуның өчен бүгенге көндә кулланыштагы техниканын эш вакытында утлары ничек тиеш шулай янарга, тормоз системасы да тиешенчэ тотарга, руль идарәсе дә төзек булырга тиеш. Болар төзек түгел икән,  бу техник берәмлекне кулланмау аның хуҗасына да һәм тирә-юньдәге башка кешеләргә дә файдалырак. Чөнки бу очракта әлеге техник берәмлекне кулланудан кемгә дә яки нигә дә булса зыян салмау мөмкинлеге барлыкка килә.

Нэтижэ ясап шуны эйтэсе килэ, тозек булмаган техниканы куллану тыелган гамэл. Э моны бозучы шэхес телэсэ дэ телэмэсэ дэ «хокук бозучы» дигэн сузтезмэне уз остенэ телэп алучы булып чыга. Мин элеге мэкалэне язучы буларак бу хэлгэ калмауны тэкъди итэр идем.

Техник карауны уту очен шэхси затлар тикшеру органына техниканы хэм тубэндэге документларны эзерлэп курсэтергэ тиеш була:

- техника белэн идарэ итученен мона  хокук биру таныклыгы;

- техниканын  теркэлу таныклыгы;

Элеге курсэтеп утелгэн документлар булмаганда, шулай ук техниканын номер мэгълуматлары   таныклыктагылар белэн  чагышмаганда, элеге чара уздырылмый.

Болардан тыш  карау уздырылучы техникада медицина аптечкасы, хэлэкэт вакытында куелырга тиешле ике берэмлек билге, янгынга каршы сундеру жайланмасы булу мэжбури.

Тракторнын алдында яки артында кин габаритлы техник агрегатлары булганда, анын тубэсендэ сары тостэге ут жайланмасы (мигалка) булуы кирэк. КУН жайланмасы куелган тракторларда, элеге жайланманын терсэклэрендэ «под стрелой не стоять» дигэн язу булырга тиеш.

Моннан тыш тагылма арбаларнын арткы бортларында, элеге арбанын дэулэт номеры зурайтып язылырга тиеш, э ян бортларында «перевозка людей запрещена» язуынын булуы кирэк.

Тракторда хэм тагылма арбада туктап тозэту эшлэре башкарганда анын кузгалмавын тээмин итуче башмакларнын булуы  мэжбури эйбер.

Карау узарга килгэн техник берэмлек чиста булырга, эгэр инде озак вакытлар эшлэп тосен югалткан икэн ул таныклыгында язылган тоскэ буялган булырга тиеш. Завод хэм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар остэмэ буяулардан хэм башка катнашмалардан чистартылган, андагы саннар чагыштыру очен ачык куренергэ тиеш.

Техник берэмлеккэ аны житештеруче тарафыннан куелган барлык тор приборлар техник куркынычсызлык жайланмалары тозек хэм эш халэтендэ булырга тиешле. Тышкы яктан, аерым алганда бау белэн тартып кабызылучы тракторларда, бу эшне башкарганда хэлэкэт булмасын очен куелган тапшыру тартмасыннан кабызу жайланмасынын магнетосына сузылган чыбыкнын булуы хэм эшлэве мэжбури.

Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар узгэрмэде. Берэмлек техникага дэулэт пошлинасы 400 сум кулэмендэ калды, э аны уздыручы органга тулэу бэясе 300 сум.

Болардан тыш  техниканы эксплуатациялэуче шэхеснен уз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. Чонки коннен карангы вакытында, юл ослегендэ техника янында нинди дэ булса хезмэт башкарганда, аны эксплуатациялэуче шэхеснен остендэ элеге киемнен булуы мэжбури.    

Югарыда курсэтелгэн шартлар  утэлсэ трактор хэм узйорешле башка машиналарга техник карау узганлыкка таныклык бирелэ. Утэлмэсэ аерым тор акт тозелэ хэм кабат узасы була. Таныклыксыз эксплуатациялэу  рохсэт ителми. Эгэр инде техниканы эксплуатациялэуче бу талэпне бозып  рэсми органнар тарафыннан тоткарлана икэн, бу шэхескэ РФ административ хокук бозулар Кодексынын 9.3 матдэсе нигезендэ беркетмэ тозелэ, нэтижэдэ хокук бозучы штрафка тартылырга яки 6 айга барлык тор техника белэн идарэ иту хокукыннан мэхрум ителергэ момкин.  

 

Райондагы дэулэт техник кузэтчелек булегенен  кабул иту вакытлары: хэр атнанын  сишэмбе хэм жомга коннэрендэ 08-12 сэгать вакыт аралыгында. Эш телефоны 21-6-11.

                      Х.Х.Назиров -ТР дэулэт техник кузэтчелек идарсенен

                                              Телэче районы буенча булек житэкчесе       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X