“Сентябрьгә калган уракның югалтулары зур була”
Бүген, ягъни 23 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, алдынгы комбайнчыларга акчалата премия сертификатларын тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, премия акчалары “Уңыш бәйрәме”ндә ияләренә тапшырылачак. Бүген акчалата премия сертификатлары - иң күп күләмдә иген мәйданнарын теземнәргә салган Айрат Сабиров (“Алан” ширкәте), Рөстәм Габдуллин (“Агролак” ширкәте) Радик Нәбиуллин (“Игенче” ширкәте), иң күп күләмдә ашлык суктырган Ренат Гатауллин (“Алан” ширкәте), Фаил Рәхимов, Владимир Мазарченков, (“Агролак” ширкәте), Мәүлетҗан Хәбибуллин, Фоат Дәүләтшин һәм Ильяс Җәләлетдиновларга (“Август - Теләче” ширкәте) бирелде.
Муниципаль район башлыгы җитәкчеләр, белгечләр һәм игенче-механизаторлар белән аралашу вакытында урып-җыю эшләре темпын бермә-бер арттыру бурычын куйды. Игенчеләргә мөрәҗәгать итеп:
- Сайланып торасы юк. Басулар тигез өлгерде. керәсе дә сугасы. Сентябрьгә калган уракның югалтулары бик зур була. Көннең кызулыгын үзегез дә күрәсез, Тулы куәткә эшләр өчен Табигать-Анабыз бер дигән шартлар тудыра. Икмәк чыгышы да начар түгел. Күңел үсеп эшли торган булып уңган. Аяз көннәрнең кадерен белсәк иде”, - диде ул.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев