Сессиядә
Бүген, ягъни 30 май көнне, район хакимиятенең утырышлар залында муниципаль район Советының чираттан тыш сессиясе булып үтте.
Чираттан тыш сессиянең көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды. Мәсьәләләрнең күбесе муниципаль район Советының соңгы елларда чыгарылган карарларына төзәтмәләр кертү яки көчен югалтканнарны юкка чыгару белән бәйле. Шулай ук сессиядә “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына да үзгәрешләр кертелде. Әлеге мәcьәләләр буенча сессиядә муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Юрий Емельянов, финанс-бюджет палатасы рәисе Рәис Яхин һәм муниципаль район башкарма комитетының эшләр Идарәчесе Ирек Һадиев чыгыш ясады.
Азактан, сессиянең көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев