Сездән кызыклы җаваплар көтәбез
Тиздән, көзләр үтеп яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башланыр. Һәр елны райондашларыбыз әлеге бәйрәмне куанычлы хезмәт казанышлары белән каршы ала, елдан -ел яңа ел парады зур оешканлык, күтәренке күңел белән уза.
Хәтерләсәгез, былтыр, ял паркында, 2022 елның хуҗасы – Юлбарыс сыны ясалды. Аның биеклеге – 5, озынлыгы – 20 метрдан артык иде. Район халкы Юлбарыс сыны янына фотога төшәргә, матурлыкка сокланырга килде. Районыбыз яңа ел бизәлеше буенча республика бәйгесендә 1–2 урыннарны алып килә. Ә быелга нинди тәкъдимнәрегез бар, хөрмәтле райондашлар?! Сездән кызыклы җаваплар көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев