Шәхси эшмәкәр призына ярышлар уза
Бу сәгатьләрдә “Батыр” спорт комплексында шәхси эшмәкәр Гөлназ Рәшит кызы Кузьмина призына 2006 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар арасында районара волейбол ярышлары бара.
Ярышта барлыгы биш команда - Әтнә, Кукмара, Биектау һәм Теләче районнары командалары көч сынаша. Безнең районнан Шәтке һәм Теләче урта мәктәбе командалары чыгыш ясый.
Турнирны танатаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин ачып җибәрде. Ул ярышларның сәбәпчесе булган шәхси эшмәкәр Гөлназ Рәшит кызы Кузьминаны якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, районыбызда спортның волейбол төрен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев