Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Шәхси затлар техниканы тикшерүгә әзерлик»

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөхим. Шунлыктан алар өчен елга бер мәртәбә техник карау чарасы уздырыла.

Техник карауны ел саен уздыру мәҗбхри чара. Чөнки ул РФ хөкхмәтенең 2013 ел 13 ноябрь көнендә  1013 номерлы карары белән рассланган кагыйдаләрнең 5 матдәсе «б» пункты белән беркетелгән.

Агымдагы елда әлеге эш  район җирлегендә урнашкан авыл җирлекләрендә, югары органнар тарафыннан расланган график нигезендә, түбәндә күрсәтелгэн вакыт аралыгында башкарылачак:

Җирлек исеме

Үткәрү көне

Урыны, сәгате

1

Олы Мәтәскә авыл җирлеге

25.04.2022 ел

Олы Мәтәскә авылы 14 сәгатьттә;

Югары Мәтәскә авылы 15 сәгатьтә

2

Югары Кибэхужа авыл җирлеге

26.04.2022 ел

Югары Кибэхужа авылында 14 сэгатьтэ;

Максабаш авылында

15 сәгатьтә

3

Баландыш авыл җирлеге

27.04.2022 ел

Баландыш авылы

13 сәгатьтә;

Урта Мишә авылы 15 сәгатьтә

4

Алан авыл җирлеге

28.04.2022 ел

Алан авылы 14 сәгатьтә

5

Олы Мишә авыл җирлеге

29.04.2022 ел

Олы Мишэ авылы

14 сәгатьтә;

Түбән Саурыш авылы

15 сәгатьттә

6

Шәдке авыл җирлеге

04.05.2022 ел

Шәдке авылы 14 сәгатьтә

7

Олы Нырсы авыл җирлеге

05.05.2022 ел

Олы Нырсы авылы

14 сәгатьтә

8

Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге

06.05.2022 ел

Кече Кибәхуҗа авылы

14 сәгатьтә

9

Үзәк авыл җирлеге

11.05.2022 ел

Үзәк поселыгы 14 сәгатьтә;

Сауш авылы 15 сәгатьтә

10

Иске Җөри авыл җирлеге

12.05.2022 ел

Иске Җөри авылы

14 сәгатьтә

 

11

Айдар авыл җирлеге

13.05.2022 ел

Айдар авылы 14 сәгатьтә

12

Әбде авыл җирлеге

16.05.2022 ел

Әбде авылы 14 сәгатьтә

13

Теләче авыл җирлеге

17.05.2022 ел

Теләче авылы

 

Карау үткәрү урыннары, авылларда алдагы еллардагы кулланылган мәйданнар.  Сауш авылында машина-трактор паркы каршындагы урында җыелу тәкъдим ителә.

Әгәр үткән елларда узган техник карауга нәтиҗә ясап карасак, бу чарага Айдар, Шәтке, Баландыш, Олы Мишэ, Олы Нырсы  авыл җирлекләрендә  оешкан төстэ һәм күлүмле рүвештү уза. Ә Олы Мәтәскә, Алан, Үзэк  авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу мәсьәләдә күрсәтеп үтелгән җирлекләрдән үрнәк алып эшләү сорала.

Техниканың төзеклеге беренче чиратта аны эксплуатацияләүче шәхеснең үзенә кирәк. Трактор, тагылма арба, үзйөрешле машиналар төзек хәлдэ кулланыла икән, анын белэн идарә итү вакытында нинди дә булса  хәләкәткә китерергә мөмкин булган  «риск факторының» үзлегеннән юкка чыгуы барлыкка килә. Ә безнең җирлектә бүгенге көндә шәхси кулларда булган техник берәмлекләрнең  күпчелегенең 15-20 ел һәм аннан да күбрәк еллар кулланышта булуын исәпкә алсаң, аларның бүгенге интенсив юл хәрәкәте чынбарлыгында куллану өчен төзек булулары аеруча мөхим. Шуның өчен бүгенге көндә кулланыштагы техниканың эш вакытында утлары ничек тиеш шулай янарга, тормоз системасы да тиешенчә тотарга, руль идарәсе дә төзек булырга тиеш. Болар төзек түгел икән,  бу техник берәмлекне кулланмау аның хуҗасына да һәм тирә-юньдәге башка кешеләргә дә файдалырак. Чөнки бу очракта әлеге техник берәмлекне кулланудан кемгә дә яки нигә дә булса зыян салмау мөмкинлеге барлыкка килә.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, төзек булмаган техниканы куллану тыелган гамәл. Ә моны бозучы шәхес теләсә дә теләмәсә дә «хокук бозучы» дигэн сүзтезмәне үз өстенә теләп алучы булып чыга. Мин әлеге мәкаләне язучы буларак бу хәлгә калмауны тәкъдим итәр идем.

Техник карауны үтү өчен шәхси затлар тикшерү органына техниканы һәм түбүндүге документларны әзерләп күрсүтергү тиеш була:

- техника белән идарә итүченең моңа тиешле документы;

- техниканын  теркәлү таныклыгы;

- техниканы мәҗбүри иминиятлүштерү полисы.

Әлеге күрсүтеп үтелгүн документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълүматлары   таныклыктагылар белән  чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый.

Болардан тыш  карау уздырылучы техникада медицина аптечкасы, халәкәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү җайланмасы булу мәҗбүри.

Тракторның алдында яки артында киң габаритлы техник агрегатлары булганда, анын түбәсендә сары төстәге ут жайланмасы (мигалка) булуы кирәк. КУН жайланмасы куелган тракторларда, әлеге җайланманың терсәкләрендә «под стрелой не стоять» дигән язу булырга тиеш.

Моннан тыш тагылма арбаларның арткы бортларында, әлеге арбаның дәүләт номеры зурайтып язылырга тиеш, ә ян бортларында «перевозка людей запрещена» язуының булуы кирәк.

Тракторда һәм тагылма арбада туктап төзәтү эшлүре башкарганда аның кузгалмавын тәэмин итүче башмакларның булуы  мәҗбүри әйбер.

Карау узарга килгән техник берәмлек чиста булырга, әгәр инде озак вакытлар эшлэп төсен югалткан икән ул таныклыгында язылган төскә буялган булырга тиеш. Завод һәм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар өстәмэ буяулардан һәм башка катнашмалардан чистартылган, андагы саннар чагыштыру өчен ачык күренергә тиеш.

Техник берәмлеккә аны җитештерүче тарафыннан куелган барлык төр приборлар техник куркынычсызлык җайланмалары төзек һәм эш халәтендә булырга тиешле. Тышкы яктан, аерым алганда бау белэн тартып кабызылучы тракторларда, бу эшне башкарганда халәкәт булмасын өчен куелган тапшыру тартмасыннан кабызу җайланмасының магнетосына сузылган чыбыкнын булуы һәм эшләве мәҗбури.

Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар үзгәрмәде. Берэмлек техникага дәүләт пошлинасы 400 сум күлүмендә калды, ә аны уздыручы органга түләү бәясе 300 сум.

Болардан тыш  техниканы эксплуатацияләүче шәхеснең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. Чөнки көннең караңгы вакытында, юл өслегендә техника янында нинди дә булса хезмәт башкарганда, аны эксплуатацияләүче шәхеснең өстендә әлеге киемнең булуы мәҗбүри.    

Югарыда күрсүтелгүн шартлар  үтәлсә трактор һәм үзйөрешле башка машиналарга техник карау узганлыкка таныклык бирелә. Үтәлмәсә аерым төр акт төзелә һәм кабат узасы була. Таныклыксыз эксплуатацияләү  рөхсәт ителми. Әгәр инде техниканы эксплуатацияләүче бу таләпне бозып  рәсми органнар тарафыннан тоткарлана икән, бу шәхескә РФ административ хокук бозулар Кодексының 9.3 матдәсе нигезендә беркетмә төзелә, нәтиҗәдә хокук бозучы штрафка тартылырга яки 6 айга барлык төр техника белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. 

 

Райондагы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең кабул итү вакытлары: һәр атнаның  сишәмбе һәм җомга көннәрендә 08-12 сәгать вакыт аралыгында. Эш телефоны 21-6-11.

 

 Х.Х.Назиров -ТР дәүлэт техник күзэтчелек идарсенең Телңче районы буенча бүлек җитәкчесе.                       

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев