Шырпы белән уйнама
Утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында балаларга әти-әни өйдә, ә балалар бакчасында тәрбияче сөйләргә тиеш.
Олы Нырсы балалар бакчасында Теләче һәм Саба районнары буенча өлкән инскпектор Тимерханов Л.М. булып, балалар белән “Ут белән шаярма” дигән темага әңгәмә үткәрде. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеген әйтте. Ленар Марселович әңгәмә вакытында балаларны өстәмә чыгу ишекләре һәм огнетушитель белән таныштырды. Янгын чыккан вакытта якында гына урнашкан ишектән чыгарга, ләкин балалар тәрбияченен, я булмаса башка олы кешенең әйткән сүзен тынларга тиеш икәнлеген исләренә төшерелде. Әңгәмәдән соң, балалар үзләренең белгәннәре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев