Сиренә ападан кызык шигырьләр
«Күптән түгел туган ягым Байлар Сабасында кабак бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә кайта алмасам да, җирле радио оештырган бәйгегә бүләк итеп ике шигырь язып жибәрдем . Кәмит шигырьләр , килешәм .Шарты шундый: кабак темасына гел » к» хәрефенә башланган сүзләрдән генә язасы икән! Укып карагыз әле, сез дә! 😍, - дип үз социаль челтәренә урнаштырган ул.
Кабаклы көз
Кабак көзе килде, кабак көзе!
Күңел көтте көзне канатланып.
Кабакларны күреп куануым -
Көзләр килгәч ,кайта кабатланып.
Кояш кочкан кебек, куенымда
Күчтәнәче көзнең - каты кабак.
Киләчәкне күргән кебек күңел,
Көләч кояш көлгән күккә карап
Кабаклы көз , кояшлы көз килгән!
Кереп киттем көткән көзләремә.
Кочагымда кабак! Күңел - Кояш
Көз карашы күчкән күзләремә.
7.09 2022 Сиренә Гатиятова ( Якупова) Теләче- Саба - Тимершык
Кунак
Киңәйгән кабак, көрәйгән
Кабат кунакка килгән.
Кунакка кайткан кызлардай,
Кабарган күлмәк кигән.
Көлә күзе, кыланчыктай.
Кәперәйгән.Кылана.
Күрешкәндәй, күзен кысып,
Карап куя, куана.
Киң күңелле кабак кызын
Кояш күзләде күктән.
Кара, кара ,купшы кызлар
Күрмәгәнсеңдер ,күптән.
7.09.22 Сиренә Гатиятова ( Якупова). Теләче - Саба - Тимершык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев