Системага салу, нәтиҗәлелек кирәк
Бүген, ягъни 29 июнь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында киңәшмә булып үтте.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачып җибәргән, авылларыбызның бүгенгесен һәм киләчәген кайгырткан сөйләшүдә сүз районыбыз мәктәпләре базасында агросыйныфлар булдыру һәм аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, билгеле бер системага салу һәм контрольлек итү турында барды. Бу кадәресен киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф, инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Ленар Зәйнуллин җиткерде. Киңәшмә бик җанлы, сорау - җавап форматында узды.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев