Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Смотр-конкурска йомгакны Максабаш үзешчәннәре нокта куйды

Авыл клублары каршында эшләп килүче берләшмәләрнең смотр-конкурсына йомгакны 13 апрель көнне Максабаш үзешчәннәре нокта куйды.

 Берләшмәләр  арасында  "Җәүһәр" фольклор ансамбле, авыл китапханәсе каршында эшләүче "Халык җәүһәрләре" берләшмәләре, тамашачыларга "Яшь киленгә су юлы күрсәтү", "Әниемнең күңел сандыгы" кебек йолаларны сәхнәләштереп күрсәттеләр. 
"Яшь йөрәкләр" вокаль ансамбле, "Сандугач"берләшмәсенә йөрүчеләр  җыр-моң юлласалар, "Очкыннар" нәфис сүз яратучылардан Гүзәлия Гаязова, Раилә Сәлимҗановалар үзләренең яраткан әсәрләрен тамашачыларга җиткерделәр. Шушы берләшмәгә йөрүчеләргә һәм "Сәйлән" бию төркеме әгъзаларына,   киләчәктә дә иҗат уңышлары телисе килә.
Форсаттан файдаланып сезне Теләче район мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләрнең отчёт концертына 27 апрель көнне көтеп калабыз.

Зөлфия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев