Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөйләштеләр

Район хакимиятенең кече залында район башлыгы көнүзәк мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуга авыл җирлекләре башлыклары, аларның сәркәтипләре һәм башка җаваплы белгечләр чакырылды.

Киңәшмә барышында  салым җыю  мәсьәләсе күтәрелде.  Җирлек башлыкларыннан халыкның килеп туган сорауларына җавап бирү өчен салым инспекциясеннән белгечне чакырырга дигән тәкъдим дә яңгырады һәм салым түләү квитанцияләре килмәгән очраклар да ачыкланды. Бу хатлар шәхси кабентларда да юк икән. Килеп туган  сораулар бу көнне уртага салып сөйләшенде һәм чишү юллары хакында фикерләштеләр.

Шулай ук очрашу барышында җирләрне, объектларны рәсмиләштереп бетерү буенча да сүз булды. Бу уңайдан һәр җирлек үзләренең эшчәнлекләрен яктыртып  чыгыш ясады, килеп туган кыенлыклар хакында җиткерделәр. 

Соңыннан көздән кышка кереп барганда бозлыкларга чыкмау, балаларның куркынычсызлыгы хакында да сөйләшенде. Балыкчылар күренгән очракта алар белән профилактика эше алып бару кирәклеге әйтелде.  

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев