Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сокландыра, уйландыра һәм күңелгә шом сала

“Моңнар агыла туган җирдә” исемле район фестиваленең күргәзмәләр эшчәнлеге нәкъ әлеге хис-тойгыларны уятты күңелдә. Һәр авылның үз карашы әлегедәй чараларга.

Авыл клубына якынлашу белән чын күңелдән сөенеп каршы алучылар һәм авыл халкының кул эшләре, күренекле кешеләре белән горурланучылар бар. Сокланып куясың шул чак, нинди кунакчыл, игътибарлы безнең халык дип. Халык иҗаты барланган, кул эшләре тупланган, хәтта табын корылган милли ризыклар белән. Борынгы кул эшләре бер генә данәдә һәм кабатланмас булулары белән соклану уята. Борынгы эшләнмәләрнең һәркайсына кул жылысы кергән,күз нурлары салынган. Шунысы куанычлы,элеккеге һөнәрләрне дәвам итүчеләр бүген дә очрый. Авылының бай тарихын, кәсепләрен, йолаларын күреп уйга чумасың. Булган бит алар, туган авылы өчен җан атып яшәүчеләр. Бүген дә бар, әмма күпчелек өлкән буын кешеләре арасында. Шул гаилә кешеләре тәрбияләгән яшь буын вәкилләрендә. Еллар аша тәрбия, әхлак орлыгы салынган аларның күңелләренә. Бәлки әлеге фикер белән күпләр килешмәс, ләкин арада дөм битарафлар да бар. Авылларга барган чакта, кызганыч, тискәре фикерне дә ишетергә туры килде. Фестиваль концертының чираттагысына баргач, күргәзмә эшчәнлеге белән танышу мәле. Кәттә генә киенгән сылу кызлар, егетләр күргәзмә янәшәсендә бөтерелә. Битараф түгелләр дип уйларга да өлгермәдем, “Искелек калдыгыннан башка гына концерт куеп булмыймы?”- дигән сүзләр ишетелде янәшәмдә. Сискәнеп, борылып карадым, чибәр генә кыз басып тора. Ялгыш аңладым ахры дип, тарих белән кызыксынмыйсыңмы әллә дигән сорауны бирдем. Минем музей хезмәткәре икәнен белми билгеле. Ул: «Иске әйберләр чүп шикелле таралырга тора, җитмәсә тәмсез ис аңкый үзләреннән», - дип тә өстәде. Искелек дигәне шул әби–бабаларыбыз чорыннан калган экспонатлар булып чыкты. Тарихны өйрәнергә ирек бирүче, кадерләп сакланган байлык, тарихи ядъкәрләр хакында сүз бара. Күңелгә шом салынды шул мәлне. Һәр экспонат ниндидер символик мәгънәгә ия, һәм кайсыдыр чорны күзалларга ярдәм итә дип аңлатасы идем. Авызымны ачып сүз әйтергә телем бәйләнде хәтта. Халык иҗатын өйрәнү бик әһәмиятле. Ул безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашны киңәйтә, тел байлыгыбызны һәм белемебезне үстерә. Балаларны без тәрбия кылабыз, гаиләдә дәвам итүче гореф-гадәтне дә һәм тарихи-мәдәни мирасны алга таба да камил өйрәнү, саклап калуны да үзебез өйрәтәбез. Әгәр алар тиешенчә аңламаган, яисә бөтенләй битараф икән, үзебез гаепле түгелме соң. Әлеге сорау ел дәвамында күңел түреннән китмәде.

Фаягөл Имамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев