Соңгы җыен
16 гыйнварда районыбызда башланып киткән авыл җыеннары тәмам. Аның соңгысы 31 гыйнвар көнне Теләче мәдәният йортында узды.
Бу көнне Теләче авыл җирлегенең 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашында узган җыенда үзләренең эшчәнлеген яктыртып, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков чыгыш ясады. Шулай ук җирлекнең яшәеше - кичәге, бүгенге һәм киләчәк тормышы мәгариф, мәдәният, ветеринария хезмәте, көч стрктуралары җитәкчеләре һәм белгечләре чыгышларында да зур чагылыш тапты. Азактан җирлек эшчәнлегендә актив катнашучыларга җирлекнең Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Соңгы җыен турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев