Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сораулар, җаваплар…

Бүген район үзәк хастаханәсе табиблары белән Татарстан республикасының медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Ирина Питулова очрашты.

Очрашу  барышында  баш табиб Ирек Галиуллин бүгенге сөйләшүнең әһәмиятле булуын билгеләп узды. Шулай ук кыскача гына ассоцициянең  эшчәнлеге белән дә  таныштырды. Бүген Теләче хастаханәсенең барлык табибы да  ассоциация члены булып тора. 

Ирина Борисовна әйтүенчә Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре ассоциациясе эшчәнлегенең   төп максаты республиканың медицина хезмәткәрләренең үз-үзен җайга салу принципларында берләшүе. Шулай ук   медицина сагында торучыларның дәрәҗәсен, тагын абруен да күтүрү өстендә эш алып барыла икән.  Тормыш булгач медицина хезмәткәренең үзенә дә ярдәм кирәк булырга мөмкин. Мондый очракларда берләшмәнең юристы ярдәм кулы суза, һәнәри мәнфәгатьләрен хокукый яктан яклый. Сөйләшү барышында гомерен медицина өлкәсендә эшләп үткәргән Ирина Борисовна медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын  яхшырту буенча ниләр эшләнгәнне хакында да әйтеп китте. Соңыннан ул, табибларның күп санлы сорауларына җавап бирде, аңлатмалар кертте.

Э.Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев