Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Сораулар булса - рәхим итегез»

Табигатьтә куз фасылы бетеп кышка күчү чоры бара. Алда безне карлы-буранлы да, салкын җилле дә, шул ук вакытта кояшлы аяз көннәр белән аралашкан вакыт аралыгы көтә.

Бу вакытта авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүчеләрнең, җөйге-көзге чордагы эшчәнлектән бушану чоры барлыкка килә. Әлеге чорда  авыл халкы үзенен шәхси эшләре белән шөгелләнеп алырга вакыт таба. 

Районда  эшләүче  дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм   аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Шунлыктан әлеге язмада югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында, әлеге төр техникаларга кагылышы булган затларның, мондый төр техникаларны файдаланганда кирәкле һәм үзвакытында башкарылырга тиешле эшләргә игътибар биреп үтәсе килә.

Шуларның беренчесе - техника  хужасы, аны сатып алганнан соң 10 тәүлек эчендә, әлеге техниканы райондагы техник күзәтчелек идарәсе бүлегендә регистрациягә куярга тиеш. Анда исәпкә алынган техникага тиешле таныклык һәм дәүләт номеры бирелә.

Әгәр техника хужасы трарафыннан бу таләпләр үтәлмәсә, РФ административ хокук бозулар Кодексының 19.22 матьдәсен бозган өчен гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга, вазыйфадагы затларга 2000 сумнан 3000 сумга, юридик затларга 5000 сумнан 10000 сум күләмендә штраф салыну куркынычы барлыкка килә.

Теркәү эшләре башкарылганнан соң әлеге техниканы файдалану өчен аның техник карау узган булуы мәҗбүри.  Моның өчен  техниканын төзек хәлдә булуы  мөхим. Трактор, үзйөрешле машиналарда янгын сүндергеч, медицина аптечкасы,  хәләкәт вакытында куелучы билгеләрнең булуы кирәк. Техник карау узганнан соң бирелә торган таныклыкнын гамәлдәге вакыты – бер календарь ел.

Болардан тыш техниканынң хәрәкәт тизлеге 20 км/сәгатьттән югары икән, файдалану вакытында аның  иминият полисы булуы шулай ук мәҗбүри.

Трактор һәм үзйөрешле транспорт чралары  белән идарә итү һәм файдалану өчен, аның белән идарә итүченең тиешле категорияле тракторчы–машинист таныклыгы булырга тиеш. Бу төр документ тиешле уку йортында укып алына һәм 10 ел вакыт аралыгына бирелә. Әлеге вакыт аралыгы үткәч таныклык, яшәү урында урнашкан дәүләт техник күзәтчелек органы бүлегендә алыштырыла. Моның өчен әлеге шәхеснең үзе белән бер еллык вакыты чыкмаган  тиешле  формадагы медицина белешмәсе булуы мәҗбүри. Әлеге белешмә 2022 елның 3 июль көненнән  трактор һәм үзйөрешле машиналар өчен яңа төрле формада бирелә башлады.  Әлеге дата хәтле булган  еллык вакыты чыкмаган автомобиль таныклыгы алуга яки алмашуга бирелгән медицина белешмәләре шулай ук тракторчы таныклының алышуга яраклы. Шунлыктан мондый белешмәләре булган кешеләргә, тракторчы таныклыкларының вакыт аралыгын барлап, аларны алыштыру мөхим булуы искәртелә. Тракторчы таныклыгы  10 еллык куллану вакыты чыккач, гамәлдән чыккан булып күренә. Аны трактор яки үзйөрешле машинаны файдаланганда кулланучы – админстратив җаваплылыкка тартыла.

Моннан тыш трактор яки үзйөрешле машина белән техник карау узмыйча, иминият полисы булдырмыйча идарә итүче затларга карата төрле күләмдә административ җаваплылыклар каралган. Иң түбән административ җәзаның күләме – 500 сумнан башлана. Ә бер тракторга техник карау үткәрүнең тариф бәясе 700 – сум.  Мисалга, техник карау узмаган техника белән идарә итеп юлда инспекторга эләгеп  500 – 1000 сум күләмендә админстратив штраф, аннан соң 700 сумга техник карау узуның кемгә ничек файдалы икәнлеген исәпләүне, укучы карамагына  калдырам.

Ел тәмамланырга күп вакыт калмады. Шунлыктан техника белән бәйле булган затларга, ел дәверендә эшләнеп бетмәгән эшләрен барларга, ягъни билгеле бер сәбәп белән узмый калган техник карауларны – уздырырга, таныклыкларның вакыт аралыгын барлап, алышу чарасын күрергә, теркәү документларын бер кат барларга һәм болар буенча сораулар булса районда булган дәүләт техник күзәтчелек бүлегенэ   мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртеп узам. Эш телефоны 2-16-11. Кабул итү көннәре һәр атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә 08.00-12.00 сәгать вакыт аралыгында, Теләче авылы Ленин урамы 46 йорттагы эш бүлмәсендә.

 

Х.Х.Назиров - үзйөрешле машина һәм башка төр техникага

                          күзәтчелек Идарәсенең район буенча бүлек

                          начальнигы                                                                        

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев