Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөт - төп керем чыганагы

Бүген, ягъни 11 октябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында терлекчелек тармагында тугыз айлык, шул исәптән сентябрь аендагы эшчәнлеккә багышланган семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган киңәшмәнең пленар өлешендә терлекчелек тармагындагы эшчәнлекне яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе Гөлүс Баязитов чыгыш ясады.  Йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.

Киңәшмәдә катнашучылар практик өлештә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең техника паркында, терлек азыгы җитештерү үзәгендә, быел июль аенда бер мең баш сыерга исәпләнеп төзелә башлаган сөтчелек комплексында, шулай ук быел Күкчә фермасы янәшәсендә 200 җаш терлеккә исәпләнеп төзелгән терлекләр симертү мәйданчыгында булдылар.

Киңәшмәдән яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәр белән "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев