Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Студентлар көне уңаеннан Саба аграр көллиятендә

31 гыйнвар көнне Теләче мәдәният йорты үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә, Саба аграр көллиятендә Студентлар көненә багышланган концерт куеп кайттылар.

- Рада Әхмәтгаязова җитәкчелегендәге "Хыял" вокаль ансамбле, районыбызның  оста баянчылары - Мөхәммәтшин Ринат, Минһаҗев Рафис, Касимов  Рамил, Татарстан Республикасынын Атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Сафиуллин җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбенең яшь гармунчылар ансамбле, солистлар - Рада Әхмәтгаязова, Рәзилә Гәрәева, Зәринә Зәйнетдинова, Илсинә Вәлиуллина, Дилә Дәүләтшина , биючеләр - Динә Баева, Гөлзирә Шалканова, Илсаф Тимербаев чыгышлары әлеге концертның бизәге булып торды. Кадерле студентлар, сезне чын күңелдән үткән Студентлар көне  белән котлыйбыз, укуыгызда тырышлык телибез, экзаменнарыгызны уңышлы итеп бирергә язсын!,- дип хәбәр юлладылар район мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев