Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Су коену өчен тыелган урыннарда рейдлар үтә

134 янгын-коткару часте хезмәткәрләре район администрациясе вәкилләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларны яклау комиссиясе белгече һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә Теләче районы территориясендә су коену өчен тыелган урыннарга рейдлар үткәрә.

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ял итүчеләргә суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, тыелган урыннарда су коену нәтиҗәләре, шулай ук исерек хәлдә су коену нәтиҗәләре турында сөйли. Шул исәптән, ата-аналары белән ял иткән балигъ булмаган балаларның иминлегенә дә аерым игътибар бирелә. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен гражданнарга сулыкларда куркынычсызлык тәртибе буенча белешмәләр һәм буклетлар тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев