Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суга чумасың килсә…

Җәй күпләребез өчен киеренке хезмәт, уку, имтиханнар вакыты гына түгел, күңелле ял чоры да.

Бигрәк тә балалар көтеп ала җәй фасылын. Һәм аларның күбесе җәйне авылда елга, күл буйларында, балык тотып, су коенып үткәрергә тырыша. Соңгысы, ягъни суда коену, йөзү, комда кызыну баланың сәламәтлегенә никадәр генә файдалы булмасын, бу очракта куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш.

- Бәлкем өлкәннәребез өчен үгет-нәсихәт, төрле аңлатулар кирәкмидер дә. Әмма җәйге айларда, бигрәк тә су коену сезонында, әти-әниләр тарафыннан балаларга зур игътибар бирелергә һәм су коену бары тик алар күзәтчелегендә генә үтәргә тиеш. Су коену урынының үзенчәлеген, аның тирән урыннарын белү зарур, - ди республика Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты Илһам Гарипов.

- Балага алдан ук су коену тәртипләрен аңлатып кую һәр ата-ананың беренчел изге бурычы. Су коенган вакытта да бер генә мизгелгә дә баланы күз уңыннан ычкындырырга ярамый.

Су коену сезонында берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк: - белмәгән сулыкларда су коенырга ярамый; - суга кинәт кермәгез, тәнегезгә су сипкәләп әкрен генә керегез; - спиртлы эчемлек кулланып су коенмагыз; кояш астында яланөс сәгатьләр буе кызынмагыз; - яңгырлы, җил-давыллы, яки су агымы көчле булган урында су коену куркыныч; әгәр сезне су агымы алып китә башласа, агымга каршы йөзмәгез, ә агым буйлап әкренләп су кырыена якынлашыгыз; - чонгылга эләксәгез, куркып калмагыз, күбрәк һава алып чумып, чолганыштан читкә йөзегез; - әгәр көзән җыерса (судорога) аркага ятып кырыйга йөзегез; - суда өметсезлеккә бирешмәскә тырышыгыз, су белән көрәшегез; - ярдәм сорап кычкырырга кирәк! Су коенганда ялган чакыру (тревога) бирергә ярамый.

Су коенганда зур саклык кирәклеген исегездән чыгармагыз. Кабатлап әйтәбез, сабыйларны игътибарсыз калдырмагыз!

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев