Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сугыш афәте Әбде авылын да читләтеп узмый

7 май көнне Әбде авылында Бөек Җиңү көненә багышланган митинг үтте.

Сугыш афәте Әбдене дә читләтеп узмый. Бөек Ватан сугышына 600 дән артык авылдашлары китә һәм күпләре кире әйләнеп кайта алмый. Алар бүгенге матур тормыш барәбәренә чит җирләрдә башларын салалар...
Чарада мәктәп укучылары, авыл халкы Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясенә кушылып сугыш батырларының портретларын күтәреп авыл урамнары аша узды. Шулай ук авылдашлары Советлар Союзы Герое Ксенофонтов  Александр Кузьмич каберенә һәм авыл уртасындагы обелискларга веноклар салдылар, батырларны 1 минут тынлык белән искә алдылар. Мәктәп укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим итте. Митингта авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин һәм Ак Барс банк җитәкчесе Фидаил Мортазин та катнашты, алар да авыл халкына үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев