Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Суслонгерда булдык

Бүген Теләче һәм Саба районнарыннан дистәдән артык кеше Суслонгерга барып, биредәге лагерьда сугыш чорында мәрхүм булганнар истәлегенә дога кылды.

Әлеге чарада  дин әһелләре, райондашларыбыз, Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин, республикадан  Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе  Иштиряков Хәбир Газиз улы катнашты.

Звенигов районының Суслонгер шәһәр җирлеге башлыгы Кудряшов Сергей Владимирович һәм җирле халык Татарстаннан килүчеләрне хөрмәт белән каршы алды.  Кунаклар 1941 -1945 елларда ачлыктан, төрле авырулардан газап чиккән һәм вафат булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.Теләче районы имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые  Исмәгыйль  хәзрәт  мәрхүмнәр рухына багышлап догалар кылды.

Суслонгер лагере Бөек Ватан сугышы чорында, 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр эшли.  Суслонгер шәһәреннән  10 километр ераклыкта, урман эчендә урнашкан әлеге лагерьның максаты – рус телле булмаган халыкны рус теленә өйрәтү һәм  сугышка пулеметчылар, артиллеристлар әзерләү була. Бу өйрәнүләрдә ун меңнән артык солдат катнашкан диләр. Истәлекләр буенча, лагерьда йөзләгән кеше коточкыч җафалар күрә, күпләр авырлыкларга, ачлыкка чыдый алмыйча мәрхүм була.

Суслонгерга баруны һәм биредә вафат булганнарны искә алуны, алар рухына багышлап догалар укуны райондашыбыз Рифкать Шәфиков оештырды. Быел да ул, гаиләсе ярдәме белән, Көмеш күл янында Корбан ашы үткәрде.

- Монда инде ел саен килергә кирәк,балаларны алып килергә кирәк. Күрсәтергә кирәк ничек җәфа чиккәннәр. Минем әнинең абыйсы Сәет абый шушында, сугышка да бара алмыйча, аягын өшетеп, өздереп, гомер буе бер аяк белән гомер кичерде, – диде ул.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев