Шушы якта, шушы туфракта
Районыбызның Карачтау авылында халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә - җыры кала” повесте буенча кинофильм төшерә башлаулары турында хәбәр иткән идек инде. Карачтау җырларга кергән авыл. “Карачтау авылы көе”н шушы авылда туган, өч-дүрт яшьлек вакытында гаиләсе белән Казанга күчеп киткән, шунда үскән, җырчы буларак формалашкан сөекле артистыбыз Таһир абый Якупов җиренә җиткереп башкара иде.
Фильмның режиссеры Александр Далматов. 11 майдан башланып киткән әлеге тарихи әһәмияткә ия гамәл-вакыйга 22 майга кадәр дәвам итәчәк. Республикабызның танылган артисларын һәм районыбызның Караширмә, Карачтау авылларында яшәүче үзешчән артистларны, балаларны июль, август айларында да тыгыз эш графигы көтә. Фильмның бер өлеше кышкы көннәрдә Саба һәм Арча районнарында төшереләчәк. Караширмә, Карачтау авылы үзешчәннәре, балалар масскүләм күренешләрдә Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә төшә. Иске, сәләмә киемнәрдән, йөзләренә грим салынган райондашларыбызның беришен танып та булмый. Фильмда төшүче үзешчән, профессиональ артистларның составы даими үзгәреп тора. Мәсәлән, 16 май көнне төшерү мәйданчыгында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, республикабызның халык артисты Венера Нигъмәтуллина, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары, республикабызның халык артистлары - Фәридә Сафина (Мирхафизан), Олег Фазылҗан, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Мәрьям Йосыпова, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь артисткасы Физәлия Габидуллина эшләде. Төп рольне - Васфикамал ролен, Әлмәт татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Ләйсән Әхмәдиева башкара. Танылган артистларыбызның берсенең дә кинода тәүге тапкыр гына төшүе түгел. Тәкъдимне һәркайсы теләп кабул итеп алган. Беренчедән, фильмны төшерү вакыты артистларның җәйге ял вакытына туры килә. Икенчедән, Олег Фазылҗан билгеләп үткәнчә, Мөхәммәт абый Мәһдиев әсәрләрендә төшү - үзе бер мәртәбә. “Мөхәммәт абыйның әсәрләре кино төшерү өчен бик уңайлы түгел. Шуңа да карамастан, сценарий авторы, режиссер һәм аның ярдәмчеләре төшү өчен безгә уңайлап биргәннәр”, - диде ул.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев