«Сүзләр балкышы» дип аталган район конкурсының зона туры узды
13 ноябрь көнне Орымширмә башлангыч мәктәбендә нәфис сүз осталарының «Сүзләр балкышы» дип аталган район конкурсының зона туры узды.
Әлеге чара балаларда туган телгә һәм илгә мәхәббәт тәрбияләү, язучы-шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнү, сәләтле нәфис сүз осталарын барлау максатыннан оештырылган иде.
- Бәйгегә балалар тырышып әзерләнгәннәр, шигырьләрне сәнгатьле итеп башкардылар. Конкурс ахырында һәр катнашучы китап бирү пунктында өйләрендә уку өчен матур әдәбият китаплары алдылар, -дип хәбзр иттеләр үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев