Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыерчык оялары бәйгесенә старт бирелде!

Дуслар, традициябезне дәвам итеп, «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге, биоресурслар үзәге һәм Шәтке мәктәбе белән берлектә, «Һәр сыерчыкның үз өе» дип исемләнгән сыерчык оялары бәйгесенә старт бирде!

Тиздән, җылы яклардан кошлар кайта башлап,  аларның көннәре оя табу, гаилә кору һәм кошчыклар тәрбияләү белән шөгыльләнеп үтәчәк. Ә без аларга ярдәм итә алабыз! Кошларга оя ясау безнең кошларга карата хөрмәтебезне, мәрхәмәтлелегебезне чагылдыра торган гамәл.

Димәк, бәйгенең шары: 1 нче апрельга чаклы үзегез ясаган сыерчык оясын фотога төшереп, исем –фамилиягезне язып, безнең почтага (tulinf@rambler.ru) яки 89393967641 номерына җибәрегез.


Һәм онытмагыз: безнең бәйгедә җиңелүчеләр юк, чөнки без, иң беренче чиратта, кошчыкларга ярдәм итәбез, ә башка җан ияләрен кайгыртучы, аларга ярдәм кулы сузучы кеше - һәрвакыт җиңүче!

Шулай итеп, сездән матур,  уңайлы һәм дөрес итеп эшләнгән сыерчык оялары көтәбез! Катнашучыларга уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев